Мы в социальных сетях

Комсомол администрациясе башлыгы Александр Кислов хезмәткәрләр белән бергә шәһәрнең Тарихи туган якны өйрәнү музеенда булды. Экскурсия кысаларында кунаклар Чаллының барлыкка килүе турында лекция тыңладылар, интерактив зоналарны сынап карадылар, шулай ук Казан рәссамы Константин Васильевның картиналары күргәзмәсе белән таныштылар.

Башкарма комитет хезмәткәрләре беренче тапкыр ярманы эшкәртеп карадылар, туку станогында эшләделәр һәм «Дуслык» келәмен әзерләүгә өлеш керттеләр.

Экскурсия ахырында музей директоры Румиль Кәрамиев Александр Кисловка «Яр Чаллы шәһәре энциклопедиясен» тапшырды.

Җомга, 7 декабрь 2018, 09:39