Мы в социальных сетях

Казан авиация институтының Чаллы филиалы каршындагы мәйданда «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар, хәрби Комсомол дружинасы ветераннары, полиция хезмәткәрләре, Артем Айдинов батырлыгын искә алу өчен шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре җыелды.

1965 елның 6 декабрендә кораллы җинаятьче-рецидивист белән көрәштә Казан авиация институтының хәрби Комсомол дружинасы әгъзасы Артем Айдинов һәлак була.

Күп еллар дәвамында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр, студентлар берләшмәләре вәкилләре белән хәрби Комсомол дружинасы ветераннары, аны булдыруның чишмә башында торучыларның очрашулары уза.

Чара яшьләр хокук саклау хәрәкәте хезмәткәрләре һәм хәрби Комсомол дружинасы ветераннары тарафыннан «мәңгелек ут»ка чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмамланды.

Җомга, 7 декабрь 2018, 13:37