Мы в социальных сетях

"Россиянең һава капкалары" бишенче илкүләм премиясенә пассажирларның онлайн тавыш бирүе башланды. Премия Россиянең иң нәтиҗәле һәм тотрыклы үсеш алган аэропортларын билгеләргә һәм бүләкләргә тиеш. Быел чаллылылар Бигеш өчен «Иң уңайлы аэропорт» номинациясендә тавыш бирә алачак. 

 Бигеш аэропорты «Россиянең иң яхшы аэропорты» номинациясендә ике тапкыр җиңү яулады (2015 һәм 2016 елда), шулай ук «Елына 2 миллион пассажирга кадәр пассажир агымы булган Халыкара аэропорт» категориясендә «Иң яхшы аэропорт 2017» номинациясендә көмеш призер дип табылды.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 11:31