Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану буенча ведомствоара комиссия тарафыннан предприятиеләрдә түбән дәрәҗәдәге хезмәт хакы сәбәпләрен карау буенча эш дәвам итә. Бүген комиссиянең чираттагы утырышы узды, анда 16 предприятиедә хезмәт хакы түбән булу сәбәпләре каралды һәм 22 предприятие җитәкчеләре белән пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокуклары һәм аларның мәшгульлеген саклау турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 10126 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнгән, ә 2018 елның 1 маеннан ул аена 11 163 сумны тәшкил итә.

ТР Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы түләү буенча хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 матдәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек шәһәр сайтында икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе өстәмә битендә урнаштырылган (http://nabchelny.ru/company/page/38/3623).

Җомга, 7 декабрь 2018, 15:45