Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасында моношәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен оештыру проблемалары буенча эксперт фикер алыштылар

Бүген Дәүләт Думасында моношәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен оештыру проблемалары буенча эксперт фикер алыштылар. Чарада моношәһәрләр урнашкан регионнарны тәкъдим итүче Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Вадим Живулин, ВЭБ рәисе урынбасары – моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева, монопрофильле муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина сүзләренә караганда, моношәһәрләргә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә икътисадый үсешкә генә түгел, ә халыкның социаль хәлен арттыруга да юнәлдерелгән көчләрне тагын да тыгызрак координацияләү зарур.

Хәзерге вакытта федераль законнарда «монопрофильле муниципаль берәмлек», «шәһәр төзүче предприятие» төшенчәләре беркетелмәгән. Шулай ук моношәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе режимын туктату критерийларын закон нигезендә язарга кирәк. Тиешле үзгәреш РФ Икътисадый үсеш министрлыгы әзерләгән закон проектында бар, ул якын арада Дәүләт Думасына кертелер дип көтелә .

«Парламент контроле кысаларында төбәкләрдән тәкъдимнәр җыю эше дәвам итәчәк. Мин программага төзәтмәләр моношәһәрләр тәкъдимнәрен анализлау нигезендә башкарылырга тиеш дип ышанам», - дип ассызыклады Когогина.

Җомга, 7 декабрь 2018, 16:43