Мы в социальных сетях

 Картиналар галереясендә, инвалидлар декадасы кысаларында, «Яр Чаллы шәһәренең 87 нче мәктәбе»ндә белем алучы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды. "Мастер һәм укучы" күргәзмәсе кысаларында "Җиде диңгез" камера театры башкаруында "Скоморошьи потешки" интерактив спектакле узды. Балалар берьюлы өч әкият тамашасына җәлеп ителде: "Шалкан", "Маша һәм аю" һәм "Өч дуңгыз" әкиятләре. Чарада катнашучылар уеннар, фокуслар, күңел ачу чараларыннан, күтәренке кәеф алдылар.

Шимбә, 8 декабрь 2018, 09:23