Мы в социальных сетях

Чаллыда 40 ел элек хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган милиция лейтенанты Тамази Кереселидзе истәлегенә багышланган тантаналы митинг булды.

Тамази Кереселидзе исемендәге бульварда геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Биредә 150гә якын кеше: Радий Кадиков җитәкчелегендәге ЮХИДИ шәхси составы һәм чаллылылар җыелды.Чара барышында Лидия Тимофеева һәм Анна Гыйльметдинова җырлары яңгырады. Соңыннан митингта катнашучылар чәчәкләр салдылар.


Чаллы бульварына курку белмәс лейтенант исеме бирелде, Тамази Кереселидзе яшәгән йорт фасадында мемориаль такта урнаштырылды. Ел саен Шәһәр көнендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм чаллылылар бирегә чәчәкләр китерә.



Шимбә, 8 декабрь 2018, 08:11