Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 17 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр 6300 инвалид бала, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр, иҗтимагый оешма активистлары һәм яхшы укучылар өчен мэр чыршы бәйрәмнәре оештырылачак. «Мастеровые» рус драма театры, «КАМАЗ» һәм «Энергетик» мәдәният сарайлары Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен төп мәйданчыклар булачак. Татарстан Республикасы Президенты чыршы бәйрәмендә 300 Чаллы укучысы катнашачак.

Моннан тыш, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, опекага алынган, авыр тормыш хәлендә булган балалар, бөтенроссия, республика олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары – 22 078 баланы Яңа ел бүләкләре көтә. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Быел кышкы каникуллар 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Шәһәр мәгариф учреждениеләрендә өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә, мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан 678 Яңа ел тамашасы оештырылачак. Мәктәпләрдә барлык чыршы бәйрәмнәре дә бушлай булачак.

Яшь чаллылылар өчен Яңа ел каникуллары вакытында тамашалар шулай ук автокала мәдәният учреждениеләре тарафыннан да оештырылачак. 

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 14:07