Мы в социальных сетях

Гыйнвардан ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында 2836 янгын теркәлгән. Килгән зыян 42 миллион сумны тәшкил итән. Янгыннарда 131 кеше һәлак булган, шуларның дүртесе - балалар. 237 кеше травма алган. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яр Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Юмагулов сөйләде.

18 муниципаль берәмлектә янгыннарда һәлак булучылар саны, 14 муниципаль берәмлектә травма алган кешеләрнең артуы, ә 15 муниципаль берәмлектә янгыннарның артуы күзәтелә. Яр Чаллыда 195 янгын очрагы теркәлгән, шуларда 3 кеше һәлак булган, 25 кеше зыян күргән. Янгыннарның төп өлеше – 77,5% һәм янгын вакытында кешеләрнең һәлак булуы – бу 95,4% торак секторга туры килә. Янгынның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, шулай ук электр җиһазларын һәм электр-көнкүреш җайланмаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Яр Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны тарафыннан балалар күпләп йөри торган Яңа ел чаралары үткәрү буенча 212 объект һәм алты урам чыршысы исәпкә алынды. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында торак секторда янгыннарны, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан, халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен  аңлатуга юнәлдерелгән профилактик төркемнәр төзү һәм эшләү планлаштырыла. Докладчы кыска ялганыш нәтиҗәсендә Яңа ел чыршысы януның ике очрагын да мисалга китереп узды.

«Яңа ел бәйрәм чаралары халык арасында зур ихтыяҗга ия булган төрле пиротехник эшләнмәләр кулланмыйча гына узмый. Һәм, кагыйдә буларак, пиротехника әйберләре белән дөрес кулланмау сәбәпле, гражданнарны травмалар алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Рөстәм Юмагулов.

Аның сүзләренә караганда, 2017-2018 елларда Яңа ел бәйрәм көннәрендә республика территориясендә шул сәбәпле өч кеше зыян күргән: берсе – пешкән (Казан), икесенең күз һәм аяк-куллары җәрәхәтләнгән (Алабуга). Инде агымдагы елда ук пиротехника әйберләре белән дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә травма алуның бер очрагы теркәлгән. 2018 елның 17 ноябрендә Алабугада 12 яшьлек малай зыян күргән, аның муенына яшүсмерләр янып торган петарда салганнар.

«Яңа ел бәйрәме - гаилә, татулык бәйрәме. Ул һәрвакыт шулай булды һәм булачак, шуңа күрә кешеләр күп җыела торган урыннарга зур игътибар бирү - безнең бурыч. Пермьдә «Хромая лошадь»та булган фаҗигә барыбызның да хәтерендә. Анда 70кә якын кеше чыга алмый калды. «Адмирал», «Булгария»не дә хәтерлибез. Бу безнең күз алдыбызда булган фаҗигаләр. Барлык биналар да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килергә тиеш», - диде  шәһәр мэры Наил Мәһдиев, докладчы чыгышын йомгаклап.

Ул күзәтчелек органнарына кешеләр күпләп җыела торган объектларга игътибар итүне сорап мөрәҗәгать итте һәм Рөстәм Юмагулов үз чыгышында китергән мисаллар турында сөйләргә кирәклеген әйтте:

«Мондый моментларны күрсәтергә һәм сөйләргә кирәк. Кыска ялганыш һәм 48 секунд эчендә чыршы да, фатир да юк. Без бәйрәмнәрдә кешеләрне югалтырга тиеш түгел. Шуңа күрә тагын бер тапкыр тиешле эшләрне башкару кирәк», - дип өстәде шәһәр башлыгы.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 16:45