Мы в социальных сетях

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Яр Чаллыда массакүләм бәйрәм чаралары оештырылачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары, полиция башлыгы Руслан Бәдретдинов хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шушы чорда хокук бозулар һәм җинаятьләрарта.  Күп очракта  ул яшьләр һәм яшүсмерләр катнашында килеп чыга.

Шуңа бәйле рәвештә, мәктәп каникуллары вакытында ата-аналар комитетлары һәм башка профилактика субъектлары катнашында төнлә урамда йөрүче балаларны ачыклау буенча уртак рейдлар оештырылачак.

19 декабрьдән башлап барлык белем бирү учреждениеләрендә (мәктәпләр, лицейлар, гимназия) Яңа ел чаралары үткәрү планлаштырыла. Бу чорда балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары, шулай ук җәмәгать оешмалары әгъзалары җәмәгать тәртибе һәм балалар куркынычсызлыгы торышын күзәтеп торачак.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты.

"Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, бигрәк тә кешеләр күпләп йөри торган урыннарда транспорт хәрәкәтен чикләү белән бәйле мәсьәләләр мөһим аспектларның берсе булып тора. 25 декабрьдә безнең 300 баланы ТР Президенты чыршы бәйрәменә алып бару, озату мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк. Тиешле чараларны кыш көне була торган һава-климатик шартларны исәпкә алып үткәрергә кирәк", – дип билгеләде мэр.

25 декабрьдә «Азатлык» мәйданында Үзәк шәһәр чыршысы ачылачак. Яңа ел төнендә шәһәрнең Үзәк чыршысында җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 150 полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын биш ЮХИДИ экипажы тәэмин итәчәк.

Шулай ук, пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннарына аерым контрольне тәэмин итү максатларында шәһәрдә яшәүчеләр өчен пиротехника әйберләрен таратканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре үткәреләчәк.

25 декабрьдә «Азатлык» мәйданында Үзәк шәһәр чыршысы ачылачак. Яңа ел төнендә шәһәрнең Үзәк чыршысында җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 150 полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын биш ЮХИДИ экипажы саклаячак.

Шулай ук, пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннарына аерым контрольне тәэмин итү максатларында шәһәрдә яшәүчеләр өчен пиротехника әйберләрен таратканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре үткәреләчәк.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 09:16