Мы в социальных сетях

Чаллыда Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаралар 14 декабрьдә Сидоровка паркында беренче шәһәр чыршы бәйрәме ачылу белән башланып китә. Бәйрәм кунаклары өчен шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнде. Шулай ук уен мәйданчыклары, әкият персонажлары белән уеннар, Кыш бабайлар парады, фаер-шоу оештырыла. 20 декабрьдә Боровецкий бульварында һәм ЗЯБ бистәсенең Бумажник микрорайонында чыршы бәйрәмен ачу тантанасы була. 21 декабрьдә Энтузиастлар һәм Кереселидзе бульварларында, шулай ук Габдулла Тукай исемендәге яр буенда чыршы бәйрәмнәре ачыла. Шишкин бульварының төп Яңа ел чибәре утларын 22 декабрьдә кабызачак. Җиңү паркында чыршы бәйрәмен  ачу 27 декабрьгә планлаштырылган.

25 декабрьдә Чаллының Азатлык мәйданында шәһәрнең Үзәк чыршы бәйрәмен ачу тантанасы була. Бәйрәм мәйданында чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын концерт программасы, «Лайм» Арт-студиясенең урам анимациясе артистлары чыгышлары, Хаски токымлы этләрне җигеп йөрүләр, яңа ел барабанчылары тамашасы, «Ут магиясе» фаер-шоуы һәм башкалар көтә. Шулай ук мини-пиггадан фотозона оештырылачак, анда теләге булган һәр кеше истәлеккә киләсе ел символы белән фотога төшә алачак.

Традиция буенча Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның Яңа ел котлауларын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак. 22:00 сәгатьтә мәйданда Яңа ел салюты яңгыраячак, бәйрәм видеодискотека, бию программасы белән дәвам итәчәк.

Раштуа бәйрәмнәре 7 гыйнварда автокаланың өч районында узачак. Чаллылылар йола уеннарында, төрле конкурсларда, шулай ук Раштуа багуларында катнашачак. Яңа ел бәйрәмнәре 2019 елның 13 гыйнварында искечә Яңа елны каршы алу белән төгәлләнәчәк.

Ял көннәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, автокаланың иҗтимагый киңлекләрендә 25 зур чара узачак. Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрүдә 2000нән артык мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт учреждениеләре хезмәткәре катнашачак.

Җомга, 14 декабрь 2018, 14:03