Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре – Ошлепкина Екатерина Егоровна һәм Севостьянова Александра Васильевна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Екатерина Егоровна Алексеевск районы ТАССРның Олы Алан авылында, зур һәм тату гаиләдә туа. 1942 елның сентябрендә аны фронтка алалар, анда ул һава гаскәрләре оборонасынабилгеләнә. 1945 елның августында туган авылына кайта. 1947 елда сөйгән ярын очрата. Екатерина Егоровнаның ике бала тәрбияләп үстерә. Яр Чаллыга 1994 елда күчеп килә. Хәзерге вакытта аның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Екатерина Ошлепкина II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Александра Васильевна Рязань өлкәсенең Каверин районы Ржавец авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Биш сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. Сугыштан соң Куйбышев шәһәренә китә. Анда шомартучы булып Ленин Орденының дәүләт подшипник заводына эшкә урнаша. 1984 елда Дәүләт социаль почтасыннан пенсиягә китә. 1952 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә кыз бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта ветеранның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 13:05