Мы в социальных сетях

 Автозавод районында инвалидлар декадасы "Кулга-кул тотыныйк, дуслар!" физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иҗади-сәнгать конкурсы белән тәмамланды. Аларның күбесе "Орион" яшьләр үзәге каршындагы "Өмет" клубында шөгыльләнә. Жюри өч номинациядә иң матур номерларны сайлап алды: "Вокал",  "Нәфис сүз", "Инструменталь башкару". Призлы урыннарны алган катнашучылар истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Инвалидлар декадасы кысаларында узган чараларда барлыгы 1000нән артык кеше катнашты.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 13:35