Мы в социальных сетях

280нән артык хатын-кыз «Яр Чаллы күкрәк яман шешенә каршы» профилактик акциясе кысаларында тикшеренү уздылар. Чара 6нчы шәһәр поликлиникасының онкология диспансеры белән берлектә оештырылды. Кабул итүгә килүчеләр арасында табиб күрсәтмәләре буенча, ультратавыш тикшерүен 90 кеше, маммографияне 71 кеше узды.

Нәтиҗәдә, сөт бизләре патологиясенең 28 очрагы ачыкланды, шуларның дүртесе күкрәк яман шеше. Хәзерге вакытта маммограф тарафыннан эшләнгән фотосурәтләрне эшкәртү дәвам итә, шуннан соң диагнозлар расланачак. Моннан тыш, атна дәвамында тагын 42 хатын-кыз маммография тикшеренүе узачак.

«Яр Чаллы күкрәк яман шешенә каршы» акциясенең максаты-күкрәк онкологиясен үз вакытында ачыклау. Тикшерүгә барлык теләүчеләр чакырыла. Үзең белән паспорт һәм медицина полисын алырга кирәк. Тикшерү бушлай, әмма алдан язылу кирәк. Оештыручылар  сүзләренә караганда, акциядә катнашучыларның күбесе алдан теркәлү узмаган, шул сәбәпле берникадәр чират барлыкка килә. Шуңа да карамастан, табиблар барлык теләүчеләрне дә кабул итәләр.

Акциясенең киләсе көннәре турында мәгълүмат шәһәрнең рәсми сайтында һәм Чаллы шәһәре администрациясенең “Вконтакте” төркемендә барлыкка киләчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 51-50-50, 58-54-87.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 13:15