Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты 9, 10, 11 сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен Ачык ишекләр көненә чакыра.

Чара программасында:  ректор һәм факультетлар деканнары белән очрашу, интерактив мәйданчыклар эше, конкурслар һәм призлар. Кабул итү комиссиясенең югары уку йортына керү кагыйдәләре һәм шартлары буенча «Кайнар линия» эше оештырылачак.

Чаллылыларны шимбә көнне, 15 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының беренче уку корпусында Низаметдинов урамы, 28 йорт адресы буенча көтәләр.

Җомга, 14 декабрь 2018, 11:04