Мы в социальных сетях

13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узачак. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк.

Бизнес, хакимият һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең беренче тапкыр стандарт булмаган очрашуы, Яр Чаллыда республика хәйрия фестиваленең зона этабы буларак узачак. «Социаль ярминкә» проекты 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. Өч ел эчендә хезмәтләрне гамәлгә ашыруга 11 млн сумнан артык акча инвестицияләнде. 2017 ел ахырында әлеге проект ТР президенты йөкләмәсе исемлегенә керде. «Социаль ярминкә»нең төп бурычы – автокала һәм муниципаль районнар эшмәкәрләренә коммерциячел булмаган сектор белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен тәкъдир итү.

Узган ел «Социаль ярминкәдә» коммерцияле булмаган алты проект тәкъдим ителгән иде. Ул чакта автокала бизнес-җәмәгатьчелеге 4 млн сумнан артык суммага алты проектны хуплады.

Быел оештыручылар коммерцияле булмаган оешмаларга сайлап алуның төп критерийларын күрсәттеләр. Барлык социаль проектлар да  дүрт төп критерийга туры килергә тиеш иде: проектның асылы бизнес кануннары буенча формалаштырылган; «Социаль ярминкә»дә җәлеп ителгән ресурслар проектның куәтле стартына гына хезмәт итәргә тиеш; проектның финанс моделе булырга; проект хәйриячене бүләкләүнең яки инвестицияләрне кире кайтаруның аңлаешлы системасына ия булырга тиеш.

Быел "Социаль ярминкә" үз чикләрен киңәйтте һәм Чаллы катнашучыларыннан тыш, Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарыннан да катнашучылар булачак.

13 декабрьдә Чаллы бизнес-структуралары вәкилләренә 11 проект тәкъдим ителәчәк, шул исәптән Түбән Кама, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарыннан да.

Сишәмбе, 11 декабрь 2018, 15:09