Мы в социальных сетях

«Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез өчен шахмат-шашка турниры узды. Турнирда 40тан артык кеше катнашты. Шахматларда киеренке көрәш нәтиҗәсендә ирләр арасында иң яхшылары дип: Владмир Колисецкий, Тәлгать Төхбәтуллин, Руслан Фисенко табылды. Хатын – кызлар арасында Алсу Хәйруллина, Наилә Гарифҗанова, Флюра Исхаковаларны атап үтәргә кирәк. Шашка турнирында Ренат Мусин, Илһам Хәйруллин, Руслан Имамов, Гөлназ Гыйльметдинова, Рузалия Ахунова, Фәридә Габитова призлы урыннарга лаек булды.

Чара Үзәк районы администрациясе ярдәме белән оештырылды.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 16:45