Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулуга багышланган шәһәр программасы старт алды. Тантаналы чара Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә узды. Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов, Әфганстандагы сугыш инвалидлары оешмасы рәисе Эдуард Фоминых, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Хәрби комитет рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Заһир Харунов, «Калкан» кадет полиция мәктәбе һәм «82 нче Илдар Маннанов исемендәге кадет мәктәбе» укучылары,  «Кадет» эзләү отряды әгъзалары катнашты. 

Чарада катнашучылар Ватан алдындагы солдат бурычын үтәгән россиялеләрне искә алдылар. Шулай ук кунакларга 8Б сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре әзерләгән «Әфганстан. Онытырга хакыбыз юк» дип исемләнгән проект тәкъдим ителде. Ул Әфганстанның мәдәнияте, гореф – гадәтләре, географик хәле белән таныштырган биш интерактив мәйданчыктан тора.

Сишәмбе, 11 декабрь 2018, 08:46