Мы в социальных сетях

"Асылташ" приюты «Талисман» кече отряды волонтерлары учреждение педагоглары җитәкчелегендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мария Сергеевна Наливкинагабару оештырдылар. Приют карамагындагы балалар ветеранны Ватан геройлары бәйрәме һәм 93 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа үзләренең кул эшләрен бүләк иттеләр.

Мария Сергеевна белән әңгәмә вакытында яшь чаллылылар аның Бөек Ватан сугышы вакытында тормышы белән кызыксындылар. Ул солдатларга фронтка җибәрү өчен җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләүләре турында сөйләде. Мария Сергеевнаның игътибарга һәм үзен кайгыртуларына күңеле булды. Ул кунаклар өчен татлы ризыклар белән чәй өстәле әзерләде.

Сишәмбе, 11 декабрь 2018, 09:47