Мы в социальных сетях

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәренең Эшче яшьләр лигасы дүртенче сезонга йомгак ясады. Финалда дүрт талантлы команда көч: «RD Ремдизель», «Кечкенә булмаган заводлар җыелма командасы», «Коктейль»,«Папаши».

Командалар сәламләү, СТЭМ һәм музыкаль өй эше конкурсларында уйнадылар. Барысы да үзләренең чыгышларына җаваплы карадылар, сезонны лаеклы яптылар. Иң катлаулысы жюрига булды, нәкъ менә аларга җиңүчене сайларга туры килде. Җиңүчеләр командасы түбәндәге тәртиптә урнашты: «Кечкенә булмаган заводлар җыелма командасы» - 4 урын; «RD Ремдизель» - 3 урын; икенче урында - «Папаши». «Коктейль» командасы быелгы сезонның чемпионы булды.

«Иң яхшы мәзәк» номинациясе «RD Ремдизель», «Иң яхшы хатын - кызлар роле» - Венера «Коктейль», «Иң яхшы ир-ат роле» - Илнар «Папаши» командасына бирелде.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов финалның хөрмәтле кунагы булды, ул җыелучыларны котлады һәм финалда катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Сишәмбе, 11 декабрь 2018, 10:58