Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының XXVIII утырышы узды. Депутатлар 2019-2021 елларга Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеш фаразын расладылар һәм 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет кабул иттеләр. Документлар проектлары профильле комиссияләрдә якынча фикер алышулар узды, аларда берничә төзәтмә кертелде.

Фаразланган план буенча доклад белән икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева чыгыш ясады.  Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы ел бәяләве буенча тулай территориаль продукт күләме 200,4 млрд сум булыр дип көтелә, бу чагыштырма бәяләрдә 101,5%ны тәшкил итә.

Шәһәрнең 2019 һәм 2020 һәм 2021 елларга төп финанс документының параметрлары турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, өч еллык чорга бюджет проекты, Россия Федерациясе Бюджет һәм Салым кодексы нигезендә, агымдагы ел бюджетының көтелгән үтәлешен һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында билгеләнгән бурычларны бәяләүдән чыгып әзерләнгән.

2019 елда шәһәр бюджеты керемнәре 8 млрд 689 млн сум булыр дип фаразлана. Салым керемнәре – 3 млрд 982 млн сум, салым булмаган керемнәр - 896 млн сум, бюджетара трансфертлар-3 млрд 812 млн сум тәшкил итәргә тиеш.

Ирина Сәгыйдулина аңлатып узганча, шәһәр бюджетының чыгым өлеше гамәлдәге чыгым йөкләмәләреннән, индекслардан-дефляторлардан, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләреннән чыгып формалаштырылган. Шулай итеп, дәүләт һәм муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын 2019 елның 1 октябреннән 4,3%ка арттыру каралган, азык-төлек продуктларына, медицина препаратларына бәяләр арту каралган һ.б. Чыгымнарның төп өлеше 5 млрд 908 млн сум күләмендә хезмәт хакы түләүгә туры килә, бу бюджетның гомуми чыгымнарының 68%ын тәшкил итә.

Социаль өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур бүлек булып мәгариф кала, бу шәһәр бюджетының 74%ын тәшкил итә. «Яшьләр сәясәте» бүлеге буенча чыгымнар 126 млн сум күләмендә карала, «Мәдәният» тармагы учреждениеләрен тотуга чыгымнар 300 млн сум күләмендә билгеләнгән, физкультура һәм спорт учреждениеләрен тотуга чыгымнар 259 млн сум күләмендә карала. Торак-коммуналь хуҗалыкка чыгымнар 516 млн 982 мең сум булыр дип фаразлана.

Пенсионерлар һәм аз керемле кешеләрне бакчачылык җәмгыятьләренә йөртү, шәһәр банкларында ташламалы тарифны саклау – 3 млн сум; өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт ветераннары өчен пансионатта хезмәт күрсәтү-3,8 млн сум;шәһәр медицина учреждениеләре өчен табибларны адреслы әзерләү программасында катнашу-3 млн сум. 2019 елга 18 муниципаль программа расланган, аларның өлеше бюджет чыгымнарында 84,3% тәшкил итә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз аңлатмасында шәһәр бюджеты начар түгел, дип ассызыклады. Әмма салым базасын арттыру максатында сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, инвесторларны җәлеп итү, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча актив эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк.

«Язмышыбыз безнең кулда. Безнең бурыч - салым базасын арттыру. Соңгы елларда җирле бюджетны тулыландыруның яхшы динамикасы күзәтелә. Зур булмаган өстәмә керемнәр булсын, алар бар. Без аларны үзебезнең шәһәрне алга таба үстерүгә һәм төзекләндерүгә юнәлтәбез. Әйдәгез, 2019 елда бюджетның керем өлешен тулыландыру өстендә,2018 елда актив эшләгән кебек эшлик. Моның өчен резервлар бар», - диде шәһәр башлыгы.

 

Сишәмбе, 11 декабрь 2018, 14:42