Мы в социальных сетях

Якын арада 13 компания «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә үз эшчәнлеген җәелдерергә планлаштыра. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев «Хайер» компаниясенең булачак кер юу машиналары җитештерү буенча заводы мәйданчыгына чыккан вакытта белдерде.

Билгеле булганча, проектлар арасында йөк машиналары җитештерү буенча компания дә хупланды. «Бу безнең илдә коткару операцияләре өчен кирәкле техника. 2022-2024 елларга алар елына 144 йөк машинасы җитештерү куәтенә чыгар дип ышанабыз. Алар үзләрен Оборона һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында күрсәттеләр инде. Шулай ук 12 гариза буенча бизнес-планнар әзер, Башкарма комитет аларны эксперт комиссиясе каравына чыгару өчен кирәкле эксперт-бәяләмә документларын әзерли, – дип билгеләп үтте Эльдар Тимергалиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы ике ай эчендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары составына җиде компания кергән. Хәзерге вакытта Чаллы территориясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсештәге 34 предприятие үз эшчәнлеген алып бара.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 16:06