Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Хайер Лаунди Машин Рус»  компаниясенең барабан тибындагы кер юу машиналары заводы төзелә торган мәйданчыгында булды. Яңа завод Промышленнаяь урамында урнашачак. Аның бәясе җиһазлар белән бергә дүрт миллиард сумга якынны тәшкил итә. Мәйданы 24 мең кв.метрдан артык булган төзелеш объектының подрядчысы - «Евростиль» оешмасы. Беренче кер юу машиналары базарда 2019 елның III кварталында ук барлыкка килер дип планлаштырыла. Елына 500 мең кер юу машинасы җитештерү планлаштырыла.

«Без ил җитәкчелегенә - моношәһәрләр фонды программасы өчен һәм ТР президенты Рөстәм Миңнехановка бу проектка ярдәм итүе һәм мәйданчыктан тыш челтәрләргә акча бүлеп бирелүе өчен рәхмәтле. Бу сумма 337 млн сумга якын. Бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара», - диде Наил Мәһдиев, завод корпусы мәйданын карап чыкканнан соң.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, төзелешне комплектлаштыручыларның 90% ын тәэмин итүче булып Чаллы предприятиеләре тора: «Металл конструкцияләр һәм арматура белән «Тэмпо» заводы тәэмин итәчәк. Тимер-бетон һәм тимер-бетон конструкцияләр белән – «Төзелеш индустриясе» предприятиеләре. Субподрядчылар – Чаллы компанияләре. Завод төзелеше шундый синергетик нәтиҗә бирә. Шәһәр икътисадына дүрт млрд сум акча киләчәк. Заводта чаллылылар эшләячәк, шул рәвешле, шәһәрдә катлаулы-көнкүреш техникасы җитештерү буенча белгечләр барлыкка киләчәк».

Үз чиратында, завод директоры Сунь Гувэй проектны гамәлгә ашыруда җирле хакимиятләрнең ярдәмен билгеләп үтте. Кытай компаниясенең перспективасы - автокала эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне үстерү.

Кытай компаниясенең алдагы планнарында автокалада телевизорлар, катлаулы көнкүреш техникасы, суыту камералары һәм бойлерлар җитештерү тора. 2027 елга кадәр Кытай компаниясе Яр Чаллыда 12 завод төзиячәк.

Чәршәмбе, 12 декабрь 2018, 13:02