Мы в социальных сетях

“Нур” яшьләр үзәгендә «Җырлаоке» музыкаль конкурсының финалы узды. Конкурста югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының сигез командасы катнашты. Конкурсның максаты-татар музыкасы турындагы белемнәрне иҗади процесс аша арттыру.

Конкурс өч этаптан торды, анда команда белән җыр башкарырга яки җырны белергә, шулай ук фотосурәте буенча җырчыны тану кирәк иде.

Барлык конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яр Чаллының «Татар яшьләре» педагогия университеты командасы алды (224,5 балл), икенче урынны Яр Чаллының «Йолдызлык» сәнгать көллияте командасы  (197 балл), өченче урынны «Киш-миш» В. Г. Тимирясов исемендәге  Яр Чаллы инновацион университеты көллияте командасы (164 балл) яулады. Барлык командалар да дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

Сишәмбе, 11 декабрь 2018, 16:35