Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны  Фатыйх Гыйләҗ улы Фәттахов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләрне Комсомол районы администрациясе  башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев тапшырдылар.

Фатыйх Гыйләҗ улы
Татарстан Республикасының Шөкрәле авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә йөри. 1950 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, 1954 елда өйләнә. Фатыйх Гыйләҗ улы лаеклы ялга чыкканчы ЗЯБ заводында слесарь булып эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, дүрт оныгы бар. Фатыйх Фәттахов тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 12 декабрь 2018, 16:50