Мы в социальных сетях

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында «Кама» КВН Студентлар лигасының финалы узды. Сәхнәдә юмористик көрәштә «Отпускная сборная»  командасы (Казан шәһәре), «Сборная съемной квартиры»  (Казан шәһәре), «Ингеборга Дапкунайте» (Яр Чаллы шәһәре), «Шпетише» (Яр Чаллы шәһәре) командалары көч сынашты. Уен дүрт конкурстан торды: Визит карточкасы, разминка, музыкаль биатлон һәм йолдыз белән СТЭМ.

Уен нәтиҗәләре буенча сезон чемпионы «Шпетише» командасы булды. Пьедесталның икенче баскычында «Отпускная сборная». Өченче урынны «Съемной съемной квартиры» командасы алды. Дүртенче урында – «Ингеборга Дапкунайте».  

Чәршәмбе, 12 декабрь 2018, 11:36