Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Китап укучы Чаллы» – «Әдәби дуэль» ачык әдәби иҗат конкурсының өченче йомгаклау этабы узды. Өченче этапның темасы Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» әсәре буенча булды. Конкурс биремнәре кысаларында әдәби дебатлар һәм интеллектуаль уен үтте.

«Китап укучы Чаллы» ачык әдәби конкурсында Гран-Прига Павел Коченевский лаек булды. «Укучы шәһәр» номинациясе җиңүчеләре: I урын – Арина Патрикеева, II урын – Алия Авзалова, Арина Кулик, Виктория Денисова, III урын – Алинә Зәйдуллина, Лиана Закирова, Алинә Бабенко. «Мин укырга тәкъдим итәм» номинациясе: I урын – Валерия Кутлина, II урын-Азалия Гыйлфанова, Алинә Бабенко, III урын – Карина Гильманова. «Иң яхшы бутрейлер» номинациясе: I урын – Анастасия Сиревичюте, II урын – Анастасия Иванова, III урын – Диана Хәбибуллина.

Чәршәмбе, 12 декабрь 2018, 13:53