Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда 58 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Сертификатларны гаиләләргә РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров тапшырды. Ул ата-аналарны шундый әһәмиятле вакыйга белән котлады, гаиләгә һәм балаларга дәүләт сәясәтеннән барлык дәрәҗәләрендә өстенлек бирелә, дип билгеләп үтте.

Тантаналы чарада ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашты. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда ана капиталы буенча 40 мең сертификат бирелгән, 32 мең гаилә 12,4 млрд сумнан артык акчадан файдаланган.

2018 ел башыннан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады, бу – ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторийны бетерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләләргә ана капиталы акчаларын ай саен алып бару мөмкинлеге булдыру.

Ана капиталы сертификаты чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм  хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru) расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала. Электрон формада гариза биргәндә клиентларның шәхсән баруы таләп ителми. Шулай итеп, Россия Пенсия фонды гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләреннән файдалана алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 09:12