Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Мэр Кубогына шәһәр беренчелеге узды. Ярышларда «М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбеннән һәм «Дельфин» 8 нче балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәгеннән 75 кеше катнашты.

Мэр Кубогына «М. Ш. Бибишев исемендәге» Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе командасы ия булды.

Спортчылар тренерлар Рөстәм Кашапов, Данис Таһиров, Рамил Сәфәргалин, Юрий Буханов, Виталий Юкин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 09:52