Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән Автозавод районында Яңа ел чаралары үткәрү һәм чаллылыларның кышкы ялын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Район башлыгы Раушан Усманова шәһәр халкы һәм аның кунаклары өчен яңа ел чыршылары үткәрү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Әйтик, 2018 елның 20 декабреннән 13 гыйнварына кадәр бәйрәм чаралары кысаларында Автозавод районында 7 чыршы урнаштырылачак һәм бизәләчәк: Җиңү паркында, Боровецкий бульварларында, Шишкинский һәм Кереселидзе бульварларында, «Тулпар», «Октябрьский» һәм «Эссен»сәүдә үзәкләре каршында.

Яңа ел бәйрәмнәренә старт 20 декабрьдә Боровецкий бульварында Чыршы ачылу белән биреләчәк. “Яңа ел әкияте!"Кереселидз бульварында 21 декабрь көнне 15:00 сәгатьтә узачак. Шишкинский бульварында 22 декабрь көнне 15: 00 сәгатьтә "Могҗизалар вакыты!” тамашасы оештырылачак. Җиңү паркында 27 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә “Яңа ел Чаллы-2019" программасы башланачак. "Эссен” сәүдә үзәге янындагы мәйданда (65 микрорайон) 29 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә бәйрәм чаралары узачак.

Укучыларның кышкы каникуллары быел 26 декабрьдән башлана һәм 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

71 белем бирү учреждениесендә 668 Яңа ел бәйрәме узачак. Мәгариф, спорт һәм яшүсмерләр клубларында көн саен 14 шугалак һәм 8 корт эшләячәк. Халыкны Яңа ел һәм бәйрәм чараларында 30 меңнән артык кешене колачлау көтелә.

Районның үзәк проспектлары Яңа ел иллюминациясе белән бизәлгән. 158 торак йорт һәм проспектлар, шулай ук урамнар буенда урнашкан 150 стационар сәүдә объекты бәйрәмчә төсмер алган.

2018 елның 17 декабрендә районның 10 ноктасында чыршы базалары үз эшен башлаячак. 2018 елның 23 декабрендә Ипподром территориясендә атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшли торган авыл хуҗалыгы һәм яңа ел казы ярминкәләре үз эшен тәмамлый.

«Яңа ел Чаллы-2019» бәйрәм чараларын уздырганда җәмәгать тәртибен саклауны оештыру турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Мостафин хәбәр итте. «Яңа ел бәйрәм көннәрендә, шул исәптән яшьләр һәм яшүсмерләр катнашында хокук бозулар һәм җинаятьләр арта. Шуңа күрә ата - аналар комитетлары белән уртак рейдлар оештырырга кирәк», - диде ул.

Яңа ел чаралары барышында учреждениеләрдә, оешмаларда һәм кешеләр күпләп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Ренат Галиуллин сөйләде.

Киңәшмә ахырында Раушан Мәсгут кызы предприятие һәм оешма җитәкчеләренә яңа ел бәйрәм көннәрендә беркетелгән территорияләрне кардан чистарту, кар чыгару, җирле, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту буенча оператив чаралар күрергә кирәклеге турында искә төшерде.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 10:59