Мы в социальных сетях

Автокаланың 64 микрорайонда 12 йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды. Яшьлек проспектындагы 28 гаиләгә фатирлы булу бәхете елмайды. Чаллылыларга ачкычларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков тапшырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фатир алу «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» ТР Законын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды. 28 гаилә 27 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алды.

«Яңа ел алдыннан торак алу-гаилә, балалар һәм барлык туганнар өчен зур вакыйга, чөнки торак мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булды. Ярый әле, республикада, шул исәптән Чаллыда да, яшь гаиләләр республика программасы буенча дәүләт ярдәме алсын өчен бүген шартлар тудырыла», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков. 

64/3 яңа кирпеч йорты – «Уңайлы торак» торак төзелеш компаниясе төзегән «Сосновый» торак  комплексының өченче йорты. Комплекс территориясе тәүлек буе видеокүзәтү астында, ишегалдында заманча балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазландырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләләр өчен торак бәясе  базарныкыннан түбәнрәк, финанс ярдәме рәвешендә процентсыз кайтару займы белән. Тугыз яшь гаилә ана капиталы акчаларының беренчел кертемнәрен түләү өчен файдаланды. Ел саен дәүләттән мондый ярдәмне бөтен республика буенча 90нан артык яшь гаилә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, финанс чаралары яңа һәм икенчел торак сатып алуга да, авылдагы йорт төзелешен төгәлләүгә дә тотылырга мөмкин. 

Программа 1999 елдан бирле тормышка ашырыла. Аны тормышка ашыруны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр Төзелеш Берләшмәсе тәэмин итә. Шул программа нигезендә Чаллыда 1891 яшь гаиләгә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Татарстанның барлыгы 4278 яшь гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырта алды.

Җомга, 14 декабрь 2018, 07:55