Татарстан Республикасы студентлар отрядларының 55 еллыгына багышланган тантаналы чара «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Бәйрәм кысаларында Шәһәр студентлар отрядлары эшчәнлеге турында фотокүргәзмә оештырылды, хәрәкәт ветераннарын хөрмәтләү, өченче хезмәт семестрына йомгак ясау һәм «2018 елгы иң яхшы студентлар отряды» шәһәр конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Сәламләү сүзендә Рамил Хәлимов студентлар отрядлары хәрәкәтенең мөһимлеген билгеләп үтте: «Студентлар отрядлары - икенчел эш белән тәэмин итүнең нәтиҗәле ысулы, шәхеснең иҗади үсеше, хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү мөмкинлеге».
Студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре, актив җәмәгать эшләре өчен һәм Татарстан студентлар хезмәт отрядлары оешуга 55 ел тулу уңаеннан Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына «Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге» белән «Укучы һәм студент яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге» учреждениеләре ия булды.
Чара кысаларында өченче хезмәт семестрына йомгак ясалды. Целинада нәтиҗәле эшләре өчен иң актив отрядлар билгеләп үтелде, югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“2018 елгы иң яхшы студентлар хезмәт отряды” шәһәр конкурсына йомгак ясау бәйрәмнең кульминациясе булды.
Хезмәт семестрының тәмамлануына карамастан, студент отрядлары эшчәнлеге туктатылмый. Алда әле отрядлар слетлары, спартакиадалар, хәйрия акцияләре һәм 2019 елга әзерлек буенча нәтиҗәле эш көтә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 13:47