Мы в социальных сетях

Бүген Иҗтимагый палатада Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Дмитрий Исламов, Алексей Балыбердин, шулай ук РФның ВЭБ рәисе урынбасары - Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева, РФ Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев, төбәкләр һәм ММЧ вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.

Дискуссиядә катнашучылар Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина тәкъдимнәрен бертавыштан хуплады. Аның сүзләренә караганда, илебезнең һәр унынчы кешесе яши торган моношәһәрләрнең уңышлы үсеше өчен, бюджеттан кергән ярдәм генә түгел, ә системаны көйләп бетерү һәм барлык дәрәҗәләрдә хакимият органнары эшчәнлеген синхронлаштыру кирәк.

«Әгәр без «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты турында сөйләшсәк, моношәһәрләр төзекләндерү өчен тиешле квоталар каралган булырга тиеш. Әгәр «Мәгариф» илкүләм проекты урта махсус белем бирү өчен остазлык институтын төзүне күздә тотса, моношәһәрләр өчен бу яшьләрнең китү- кимүен аңлатачак. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча, әгәр без 2024 елга чимал булмаган экспорт күләмен икеләтә арттыру турында сөйләшсәк, бу да моношәһәрләр предприятиеләренә ярдәм чаралары булырга тиеш», - дип белдерде Әлфия Когогина.

Шулай ук депутат монопрофильле муниципаль берәмлекләргә ярдәм итү системасын моношәһәрләр сирәк очрый торган нигезләмәләрнең өстенлеген исәпкә алып үстерергә һәм эшкәртергә кирәк, дип ассызыклады.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 15:16