Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда “Социаль ярминкә-2018” коммерцияле булмаган оешмалар республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Яр Чаллыда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган 400 оешманың 130ы актив булып тора, дип билгеләп үтте. “Биредә актив гражданлык позициясе булган, көн чынбарлыгына бик тиз җайлаша һәм кирәкле хезмәтләр күрсәтә торган битараф булмаган кешеләр”.

Коммерцияле булмаган оешмалар бизнес-бергәлек игътибарына хезмәттәшлек өчен 11 социаль проект тәкъдим иттеләр. Чаллыдан тыш, үз проектларын республиканың Түбән Кама, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан катнашучылар тәкъдир итте.

"Социаль ярминкә” проекты Татарстанда 2015 елдан бирле эшләп килә. Бу вакыт эчендә социаль инициативаларны гамәлгә ашыруга 11 млн сумнан артык инвестиция кертелгән һәм 30дан артык проект һәм 120 дән артык бизнес-партнер гамәлгә ашырылган.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 16:27