Мы в социальных сетях

Чаллыда Сидоровка бистәсендә чыршы бәйрәме ачылды

Бүген Сидоровский паркында Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде. Бәйрәм шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән ачылды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов, Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов катнашты.

"Тагын бер ел узды, бу вакыт эчендә Чаллыда күп нәрсәләр үзгәрде. Шәһәр яши, үсә, чәчәк ата. Без юллар ясыйбыз, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзибез. Киләсе ел бездә - юбилей елы. "КАМАЗ" заводының 50 еллыгы уңаеннан зур чаралар планлаштырыла. Мин барыгызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, яхшы кәеф телим", - диде чаллылыларга мөрәҗәгатендә Ринат Абдуллин.

 Яңа ел мәйданчыгы сәхнәсендә күп балалы биш гаиләгә "Чаллы икмәге"ннән бүләкләр тапшырылды.

Сидоровский паркында бәйрәм программасын фаер-шоу бизәде.

Бәйрәм мәйданчыгында Кыш бабайлар парады узды, яшь чаллылылар өчен уен мәйданчыклары, зур таулар оештырылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу быел рәсми рәвештә ачылган беренче чыршы. Алда Боровецкий бульварларында, Энтузиастлар, Шишкин һәм Кереселидзе бульварларында, ЗЯБ бистәсенең Бумажников микрорайонында, Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Җиңү паркында чыршы бәйрәмен ачу тантанасы көтелә. Азатлык мәйданында төп Яңа ел гүзәле үзенең утларын 25 декабрьдә кабызачак.

Җомга, 14 декабрь 2018, 18:12