Мы в социальных сетях

Иртәгә, 15 декабрьдә, 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Дус-туганлык – иң зур байлык» дип исемләнгән юбилей фестивале узачак. Бу - «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының зур  концерты, анда  шәһәрдә яшәүче 20 дән артык милләт вәкилләренең сәнгатен бер сәхнәдә күрергә мөмкин.

Концерт программасына «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының танылган ансамбльләре һәм коллективлары: «Сөмбел», «Калинушка» халык ансамбле, «Гөлнәзирә» башкорт халык ансамбле, «Җәүһәр» татар ансамбле, «Чәкес» чуаш халык ансамбле, «Мородо» мордва халык ансамбле, «Зардон» удмурт халык ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Чарада Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашуы көтелә.

Җомга, 14 декабрь 2018, 11:54