Мы в социальных сетях

«Татарстан Республикасы Ел студенты – 2018» XIV Республика премиясенең турыдан-туры турларында катнашучыларның исемнәре билгеле булды. Конкурска Татарстан шәһәрләреннән барлыгы 296 гариза кабл ителде. Күчелек катнашучылар Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән.

Премиянең беренче этабында жюри әгъзалары турыдан-туры турда катнашучыларны сайлап алып, барлык портфолиоларны карадылар. Турыдан-туры турлар 17 декабрьдә башлана һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында узачак.

«Елның чит ил студенты» номинациясендә турыдан-туры турга КФУның Яр Чаллы филиалы студенты Сабитҗан Хәитов узды. «Елның студентлар үзидарәсе органы» номинациясендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының студентлар профсоюз оешмасы студентлары катнашты. “Елның студентлар фәнни оешмасы” номинациясенә «Снопики» фәнни – тикшеренү институты Югары инженерлык мәктәбенең студентлар фәнни берләшмәсе – Тимирясов исемендәге КИУ фәнни-тикшеренү институты студентлары узды.

«Елның студентлар проекты» номинациясендә Яр Чаллы педагогия университетының «Игелек бүләк ит» хәйрия проекты җиңде. «Ел журналисты» номинациясенә шул ук югары уку йортыннан Анастасия Шимолина узды. «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә-КФУның Яр Чаллы  филиалы студенткасы Дарья Чучалина үтте. «Ел спортчысы» номинациясендә Яр Чаллы педагогия университеты студенткасы Екатерина Левашова катнашты. «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә – Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалында белем алучы Анастасия Быкова катнашты. «Елның студентлар спорт клубы» номинациясендә – КФУның Яр Чаллы институты студентлар спорт клубы һәм Яр Чаллы педагогия университетының «Беркут» спорт клублары үтте. "Елның студентлар иҗат коллективы” номинациясендә – КФУның “Сәйяр” халык бию ансамбле, «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә – Яр Чаллы педагогия университетының “#Платформа” студентлар журналы катнашты. 


Җомга, 14 декабрь 2018, 16:02