Шимбә, 31 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13нән 15 декабрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә бокс буенча Мэр Кубогына шәһәр беренчелеге узачак. Әлеге ярышлар автокалада 2007 елдан бирле үткәрелә һәм әлеге спорт төрен яратучыларны үзенә җыя. Ярымфинал ярышларын уздыру «Төзүче» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында 13-14 декабрьдә уза. Мавыктыргыч финал көрәшләрен «Витязь» спорт комплексында 15 декабрьдә 13:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак. Көрәштән тыш, концерт программасы һәм катнашучыларны тантаналы бүләкләү планлаштырылган.

Ярышларда "Олимпия” һәм “Төзүче” 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән 120гә якын спортчы, шулай ук спорт клублары һәм шәһәрнең яшьләр үзәкләре катнашачак.

Ярышларда җиңү өчен яшь спортчылар да, олылар да көрәшәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда шәһәр Мэрының күчмә Кубогын алачак.

Шимбә, 15 декабрь 2018, 08:48