Мы в социальных сетях

“Нур” яшьләр үзәгендә һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш проблемалары буенча иң яхшы тикшеренү эшенә конкурс игълан ителде. Конкурс “2017-2019 елларга Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, шулай ук терроризм һәм экстремизм күренешләренең нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм бетерү” муниципаль программасы кысаларында үткәрелә.

Конкурс катнашучыларны барлау белән башланып китте. Сәламләү сүзләре белән жюри әгъзалары чыгыш ясады. Анда югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында 11 эш каралды. Югары белем бирү оешмалары арасында КФУның Яр Чаллы институты, Тимирясов исемендәге КИУ тәкъдим ителде. Һөнәри белем бирү оешмалары арасында- Тимирясов исемендәге КИУ (көллияте), Поташов исемендәге Техник көллият, КДАМТ, КамСК, педагогика көллияте һәм политехника көллияте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләрнең авторлары билгеләнде.

Җомга, 14 декабрь 2018, 16:48