Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында университет ректоры сайлаулары узды. Югары уку йорты җитәкчесе вазыйфасына икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова һәм филология фәннәре докторы, доцент Венера Макарова үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр.

Әлфинур Галиәкбәрова «Россиянең классик педагогика университетлары челтәренә керүче инновацион, технологик, мәдәни, социаль һәм рухи үсешкә ярдәм итүче алдынгы күппрофильле фәнни-белем бирү, инновацион һәм рухи-агарту үзәге буларак университетны торгызуга» юнәлдерелгән программа тәкъдим итте. Венера Макарова программасының максаты-ачык педагогик белем бирүдә күппрофильле университет булдыру.

Сайлаулар алдыннан кандидатларның югары уку йорты бүлекчәләре хезмәткәрләре, профессорлар-укытучылар составы вәкилләре, бакалавриат, магистратура һәм аспирантура һәм индустриаль-педагогика көллиятендә белем алучылар белән очрашуы оештырылды. Кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр һәм аудиториянең сорауларына җавап бирделәр.

14 декабрь көнне Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында биредә белем алучылар һәм хезмәткәрләр конференциясе узды. Конференциядә шәһәр хакимияте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре: ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов катнашты.

Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән тәкъдим ителгән кандидатураларга карата үз фикерләрен белдерделәр. Сайлау нәтиҗәләрен хисап комиссиясе рәисе Азат Гайфетдинов игълан итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны (93%) Әлфинур Галиәкбәрова җыйды. Венера Макарова кандидатурасы өчен 7% тавыш бирелгән.

РФ Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы сайлаулар процедурасы нигезендә Әлфинур Галиәкбәрова ректор вазифасына билгеләнде.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 10:12