Мы в социальных сетях

«Кардәшлек -иң яхшы байлык» милли мәдәниятләрнең 25 нче юбилей фестивале КАМАЗ мәдәният сараенда тулы аншлаг җыйды. Автокалада ”Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының зур традицион концерты узды. Бер сәхнәдә шәһәрдә яшәүче 20дән артык халык сәнгатен күрергә мөмкин иде.

Чарада Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова катнашты. Мөхтәрәм кунаклар актив иҗат эшчәнлеге һәм милли мәдәниятне торгызу һәм үстерү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу эшенә озак еллар нәтиҗәле өлеш керткәне өчен «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты коллективы җитәкчеләрен һәм әгъзаларын бүләкләделәр.

Концерт программасына шәһәрнең күренекле коллектив һәм ансамбльләре: «Сөмбел», «Калинушка» халык ансамбле, «Гөлназирә» башкорт халык ансамбле, «Җәүһәр» татар ансамбле, «Чәкес» чуаш халык ансамбле, «Мородо» мордва халык ансамбле, «Зардон» удмурт халык ансамбле, «Мари сем» халык мари ансамбле, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле һәм башкалар чыгышы кертелде. 

Якшәмбе, 16 декабрь 2018, 15:53