Мы в социальных сетях

Киләсе елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы буенча эшне дәвам иттерү өчен Чаллыга 1 млрд 360 млн сум, «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча 660 млн сум бүлеп бирелгән. «Эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләгәнчә, федераль программа кысаларында Тынычлык, Яр Чаллы, Муса Җәлил һәм Әлмәт тракты проспектларын ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта проект-тикшеренү эшләре бара.

Республика программасы буенча ремонт Иске Сарман (Казан проспектыннан юл урамына кадәр – 210 млн сум) һәм Шамил Усманов (Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр – 100 млн сум. Эшләр Хәсән Туфан проспекты, Машина төзелеше һәм Техническая урамнары киселешендәге күпкатлы Клевер дип аталган чишелештә дә (50 млн сум) алып барылачак.  Моннан тыш, квартал эчендәге юлларны, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә керү юлларын ремонтлау планлаштырылган (300 млн сум).

"Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы шәһәре бакчачылык коммерцияле булмаган җәмгыятьләргә керү юлларын ремонтлау республика программасына кертелгән. Киләсе елда әлеге программа буенча «Бережок» һәм «Энергетик»бакчачылык ширкәтләренә илтүче юллар норматив хәлгә китереләчәк. Хәзерге вакытта проект-смета документларын әзерләү бара», - дип йомгаклады Илья Зуев.

Спикер үз чыгышында барлык ремонт эшләренең иң беренче чиратта шәһәрлеләрнең һәм автомобильчеләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелүенә игътибар итте.

«Барлык проектларны гамәлгә ашыру кысаларында күрелә торган чаралар юл-транспорт һәлакәтләрендә зыяннарның авырлыгын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. 2018 елның 11 ае эчендә юлларда һәлак булучылар саны 33% ка кимегән», - дип билгеләп үтте ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгышны шәрехләп, юл ремонтлауда күрсәтелгән ярдәм өчен республика президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде: «Сез ишеттегез, юлларны норматив хәлгә китерү буенча зур һәм күләмле эш башкарыла. Ил президенты тарафыннан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы тәкъдим ителүе дә мөһим», – диде ул.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, ике ел рәттән шәһәр эре Россия агломерациясе һәм илнең сәнәгать үзәге буларак федераль программаларда катнаша.

«Без хәлебездән килгәнчә муниципаль бюджеттан да җитди акчалар җәлеп итәбез. Әлеге өч программаның барысы да – Татарстан Республикасы президенты, ил җитәкчелеге ярдәме белән, җирле бюджетта без сезнең белән бергә эшләгән акчалар шундый нәтиҗә бирә. Ел саен без ике миллиард сумга якын акча җәлеп итәбез. Ышандырып әйтә алам, Яр Чаллы шәһәре соңгы унъеллыкта юлларны норматив хәлгә китерү өчен андый акчалар күрмәде һәм кулланмады. Бу халыкны тәэмин итү һәм аларның гомерен саклап калу белән бәйле нәтиҗә бирә. Бу елның 11 ае, 2017 елның 11 ае белән чагыштырганда, 33% ка кимегән.  Бу бит кеше гомере.  Ул– мөһим фактор», - дип өстәде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 08:47