Мы в социальных сетях

2018 ел эчендә мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 22,8 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 7,6 меңе исәпкә куелган, 5,6 мең кеше эшкә урнаштырылган. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова шундый саннар китерде: «Мәшгульлек хезмәте, Башкарма комитет, эш бирүчеләр һәм гражданнарның үзара килешеп эшләүләре нәтиҗәсендә, бүгенге көндә хезмәт базарында уңай хәл урнашты: исәптә торучы эшсез гражданнар саны 930 кешене тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсе-эшче көчләр саныннан 0,33%».

Республиканың башка моношәһәрләрендә бу күрсәткеч югарырак һәм: Түбән Камада – 0,74%, Алабугада – 0,76%, Яшел Үзәндә – 0,65%, Менделеевскида һәм Чистайда – 0,42% тәшкил итә.

Ел башыннан эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәтенә 35 меңгә якын вакансия белдергән. Квалификацияле эшчеләр арасында Станоклар көйләүчеләр, слесарьлар, токарьлар, хезмәт хакы 19 меңнән 50 мең сумга кадәр булган электр газ белән эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, ремонт буенча эшчеләр, шулай ук хезмәт хакы 25тән 30 мең сумга кадәр булган юл эшчеләре аеруча зур ихтыяҗ тудыра. Хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә – сатучылар, пешекчеләр, официантлар, кухня эшчеләре кирәк.

Өч меңнән артык югары квалификацияле яңа эш урыны алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе ярдәмендә булдырылган.

«Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе кызыклы. Без потенциаль инвесторлар белән эшлибез. Киләсе елда да эш дәвам итәчәк. Бездә Кытай партнерлары һәм Россия инвесторлары линиясе буенча берничә эре проект бар. Югары квалификацияле хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур-бу актуаль тема. Шуңа күрә идарә органнарының һәм бизнес җитәкчеләренең бурычы моның белән җитди рәвештә шөгыльләнү. Бу КАМАЗ, эре җитештерүчеләр, урта, кече бизнеска да кагыла, безгә алга таба да булган ресурсларны исәпкә алып, эшләрне оештырырга кирәк. Предприятиеләр һәм ресурс үзәкләрендә булган ресурсларны, беренче чиратта, Чаллы, республика һөнәрләре буенча кадрларны ничек кулланырга кирәклеген белү», – диде Наил Мәһдиев.

2019 ел Россиядә РФ президенты Владимир Путин Указы белән эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Киләсе елның маенда Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалы узачак.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 09:23