Мы в социальных сетях

19-23 декабрьдә чаллылыларны «УДМУРТИЯ» күргәзмә үзәгенең Яңа ел ярминкәсенә чакыралар. Бүләкләр һәм күчтәнәчләр үзәге «Мегастрой» гипермаркеты янындагы павильонда урнашачак һәм үз мәйданчыгында Россиянең төрле төбәкләреннән 70ләп предприятиене җыячак.

Ярминкәдә Ерак Көнчыгыштан балык деликатеслары : кижуч, чия һәм сливада ысланган кунджа, үзенчәлекле рецептлар буенча әзерләнгән казылыклар, абхаз сырлары, Көнчыгыш тәм-томнары, чәй коллекцияләре, классик  һәм сирәк бал сортлары, Удмуртия җитештерүчесеннән сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк. Сату рәтләре чаллылыларны Көнчыгыш тәмләткечләре һәм баллы ризыклары, сәламәт туклану продуктлары, көнбагыш һәм экзотик табигый майлар, бал, чикләвек, кипкән җиләк-җимешләр һәм башкалар белән  куандырачак. Ассортиментта шулай ук дөя йоныннан эшләнмәләр, Россия фабрикасыннан баш киемнәре, матур палантиннар, йортны җыештыру өчен инновацион чаралар, Яңа ел сувенирлары, йорт өчен файдалы товарлар тәкъдим ителәчәк.

Яңа ел ярминкәсе 19 - 22 декабрьдә 10:00нан 19:00сәгатькә кадәр, 23 декабрьдә 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Сишәмбе, 18 декабрь 2018, 09:34