Мы в социальных сетях

Бүген Мәскәүдә «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2019» раллиенда катнашуга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда команда җитәкчесе Владимир Чагин, команда пилотлары Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов, шулай ук ВТБ банкы вице-президенты Александр Ерофеев катнашты.

Унберенче Көньяк Америка һәм кырык беренче ралли-марафон бер ил территориясендә – Перуда узачак. Ралли-рейд 6 гыйнварда Лима шәһәрендә старт алачак. Аннары 12 гыйнварда Ариекипта ял көненә тәнәфес белән 10 этап булачак. Маршрутның гомуми озынлыгы-5500 километр, шуның 3000 километры спорт махсус участоклары. 17 гыйнварда ралли-рейд Лимада тәмамлана.

«Дакар-2019» да барлыгы 61 илдән 334 спорт экипажы: 167 мотоцикл/квадроцикл, 126 багги һәм 41 йөк машинасы тәкъдим ителгән.

Матбугат конференциясен ачып «КАМАЗ-мастер» җитәкчесе Владимир Чагин узып баручы елның команда өчен юбилей елы булуына аерым тукталды. Владимир Чагин «КАМАЗ-мастер» ирешелгәннәрдә туктарга җыенмый, дип ышандырды. Команда, аерым алганда, аның инженер-конструкторлык блогы юбилей елы дәвамында актив эшләде.  «Дакар-2018»дән кайтуга ук спорт машиналарын үзгәртү һәм модификацияләү буенча зур программа эшләтеп җибәрелде.

Ел дәвамында команда актив ярыш программасы үткәрде. Ә спорт машиналарын «Дакар»ны оештыручыларның паромына төягәннән соң, «КАМАЗ-мастер» Мароккода күнегүләр җыеннары үткәрде.

Гыйнвар аенда камазлылар йөк зачетының төп катнашучылары: IVECO, TATRA, RENAULT, МАЗ, LIAZ белән катлаулы көрәштә «Дакар» чемпионнары титулын яклаячак. Беренче чиратта, «Дакар» алтынына Жерар Де Рой үзе дәгъва итә, шулай ук алдагы елларда үзен яхшы яктан күрсәткән аргентиналы Федерико Виллагра да бар. Шулай ук подиумдагы урыннар өчен Мартин Ван Ден Бринк җитәкчелегендәге Renault командасы экипажлары көрәшәчәк. Tatra Instaforex Loprais Team (команда лидеры Алеш Лопрайс) һәм Tatra Buggyra Racing (команда лидеры Мартин Коломы) Чехия командаларының составы гадәттәгечә көчле булачак. Белоруссиянең “МАЗ-СПОРТавто” командасы да ярышларда җиңүгә омтылышлары турында белдерде.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 16:34