Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Денисовна Соколова һәм ветераннар Юлия Федоровна Кольцова һәм Анна Григорьевна Комлева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Елизавета Федоровна Соколова Приморье краеның Спас районы Калиновка авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында телефончы булып эшли.  1949 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Сарапул шәһәренә күчеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы, спорт үзәге администраторы булып эшли. 2014 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Тормыш иптәше белән бергә өч бала тәрбияләп үстерә, алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Елизавета Федоровна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Юлия Федоровна Кольцова Кукмара районының Лубян бистәсендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында урман хуҗалыгында эшли. 1946 елда Кукмара районының Урман хуҗалыгы техникумына укырга керә, 1948 елны тәмамлый. Аннары Имән урманчылыгында урман культуралары мастеры, урман саклау станциясе экономисты булып эшли. Мари дәүләт урман хуҗалыгы институтын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы, Урман хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли. 1986 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Юлия Федоровна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Анна Григорьевна Комлева Горький өлкәсенең Чкалов районы Ульянкова авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын, аннан соң һөнәр училищесы тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә эшли. 1951 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы ул Чкалов исемендәге заводта хезмәт куя. 2005 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

 Ире белән бергә ике бала үстерә, бер оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Комлева Анна Григорьевна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 17:06