Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм республика мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Яр Чаллы шәһәре балаларны имин йөртү өчен барлык кирәкле җиһазлары булган Ford Transit маркалы биш мәктәп автобусына ия булды. Автокалада транспорт чараларын 41 нче  мәктәп, «Комсомолец» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Орган залы» алды. Башкарма комитетка да укучыларны йөртүне оештыру өчен ике автобус бирелде.

Балалар йөртүне гамәлгә ашыручы әлеге автобусларның барысы да «Глонасс +112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы, спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган.

Чәршәмбе, 19 декабрь 2018, 07:58