Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев бүген Казанда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының XIII съездында чыгыш ясады. Съезд делегатлары составында республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге башлыклары булды. Исегезгә төшерик, Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы әгъзасы булып тора. Шулай ук чара барышында Татарстан президенты шәһәр башлыгына II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.

Автокала мэры беренчеләрдән булып муниципаль берәмлекләр вәкилләре арасында шәһәр дәрәҗәсендәге муниципаль берәмлекләр, шәһәр агломерацияләре үсешенең актуаль мәсьәләләре турында доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул кайбер проектларны дәүләт программаларына кертү буенча тәкъдимнәрен әйтте. Моннан тыш, Наил Мәһдиев  муниципальара Кама агломерациясе советын оештыру тәкъдиме белән дә чыкты.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының XIII съездында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. 

Фотолар: Татарстан Республикасы президенты рәсми сайтыннан алынды.

Сишәмбе, 18 декабрь 2018, 16:45