Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Автозавод районында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Иң яхшы Яңа ел битлеге» конкурсы оештырылды. Конкурс комиссиясе игътибарына 28 мәгариф учреждениесеннән 84 Яңа ел битлеге тәкъдим ителде.

Катнашучыларның эшләре конкурс критерийлары буенча бәяләнде: тематикага туры килү, башкару сыйфаты һәм осталыгы, иҗади якын килү һәм оригинальлек исәпкә алынды. Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Автозавод районы администрациясе башлыгы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр  20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Боровецкий бульварында һәм 27 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Җиңү паркында бәйрәм чаралары вакытында тапшырылачак.

Чәршәмбе, 19 декабрь 2018, 09:43