Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитетында хокук бозуларны профилактикалау һәм законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Очрашуга автокаланың алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә закон бозучы шәхси эшмәкәрләрен дә чакырдылар. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин алып барды.

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм Идарәсенең Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, закон бозучылар исемлегендә – 16 сәүдә ноктасы хуҗасы тора. Сәүдә нокталарының һәрберсендә берничә тапкыр хокук бозулар ачыкланды. Шулай итеп, Башкарма комитет, шәһәрнең барлык районнары, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре ел дәвамында сәүдә нокталарына 442 мониторинг үткәрде, анда алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 168 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шуның 77 очрагы билгеләнмәгән вакытта спиртлы эчемлекләр сатуга, 57се – икеләтә күләмдә хәмер сатуга, бишесе – медицина учреждениеләре янында алкогольле продукция сатуга туры килә. Хокук бозулар арасында шулай ук лицензиясез сәүдә дә бар.

Утырышта 16 эшмәкәрнең берсе катнашты, тагын икесен хезмәткәрләр тәкъдим итте. Килгән кешеләр законга каршы булган очраклар турында белмиләр, дип белдерделәр.

Хокук бозу фактларының иң күп өлеше (82 очрак) "Альянс", "Алтын", "Ай", "Сокол" кибетләре һәм шәхси эшмәкәр Махер Салеховныкы булган тагын ике павильон бар. Башкарма комитет җитәкчесе алдында җавапны сәүдә объекты идарәчесе тотты. Тәртип бозулар саны буенча икенче урында (25 очрак) - "Илгар" кибете (ШЭ Аббасов Албаба Әббас углы).

"Без Аббасовка ярдәм итеп барабыз, ә ул мондый әйберләр белән шөгыльләнә. Эшмәкәрлек жилкасы бар, әмма аны халыкның сәламәтлегенә зыян китерүгә юнәлтергә түгел бит инде. Урамда, җәмәгать урыннарында хокук бозуларның 90 проценты алкоголь исерткеч матдәләр кулланган кешеләр тарафыннан кылынган. Һәм болар барысы да сезгә-шәхси эшмәкәрләргә бәйле. Шуңа күрә без сезне законнар үтәлешен үтәвегезне сорыйбыз", - дип билгеләп үтте Ринат Абдуллин.

Чара ахырында Башкарма комитет җитәкчесе эшмәкәрләр белән аңлату әңгәмәсен дәвам итәргә, аерым очракларда стационар сәүдә объектларын урнаштыру хокукына аренда шартнамәләрен өзү буенча чаралар күрергә тәкъдим итте.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 10:47